ТР Конфликт комиссиясе 22 июньдә тарих һәм физика буенча апелляцияләрне караячак

Физикадан – имтихан тапшырган укучыларның 5,2 проценты, тарихтан 9 проценты чик баллны туплый алмады

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 11 июнендә Татарстан Республикасында физика һәм Россия тарихы буенча Бердәм дәүләт имтиханы узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, республиканың кайбер муниципаль районнарында БДИны оештыру һәм уздыру буенча кимчелекләр булган. Кесә телефонын кулланган өчен физикадан имтиханнан – өч, Россия тарихыннан ике кеше чыгарылган.
Физикадан – 5335, Россия тарихыннан 3052 укучы имтихан тапшырган.
Быел физикадан чик балл – 34, уртача балл 50,7 иде. Тарихтан 31 гә 50,1 балл нисбәтендә булды. Физикадан – ике, тарихтан бер кеше 100 балл җыйды. Физикадан – имтихан тапшырган укучыларның 5,2 проценты, тарихтан 9 проценты чик баллны туплый алмады.
Имтихан нәтиҗәләреннән риза булмаган укучылар 19 һәм 21 июнь көнне апелляция бирә ала. ТР Конфликт комиссиясе аларны 22 июньдә караячак.