Миңнеханов КФУда ел саен үткәрелә торган «Державин укулары» конференциясен ачачак

Чарада бөтен Россиядән югары уку йортлары вәкилләре катнаша.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). 24-26 майда Казан федераль университетында ел саен үткәрелә торган «Державин укулары» конференциясе була. Пленар утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ача.

Конференциянең төп темасы: «Хәзерге шартларда социаль һәм хокукый чынбарлыкны трансформацияләү». Чарада заманча хокукый доктринаның һәм хокук куллану практикасының актуаль мәсьәләләре, закон яңалыклары, хокукый системаны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, дәүләт һәм гражданлык җәмгыятенең төп институтлары һәм башка актуаль проблемалар буенча фикер алышыначак. 15тән артык секция һәм түгәрәк өстәл эше планлаштырылган.

Чарада бөтен Россиядән югары уку йортлары вәкилләре катнашачак.

Кереш сүз белән шулай ук Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, РФ юстиция министры урынбасары Евгений Забарчук һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясаячак.

«Хәзерге заман иҗтимагый трансформация шартларында хокук ресурслары генерациясе» темасына доктриналь доклад белән Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор Талия Хәбриева чыгыш ясаячак.