КФУ дәүләт ярдәме алачак

ТР парламентында шул хакта мәсьәлә каралды

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Бүген парламент утырышында “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү автоном мәгариф учрежденисендә белем бирүне үстерүгә дәүләт ярдәме турында» закон проекты каралды. Аны Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәкъдим итте.

Разил Вәлиев Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 21 октябрендәге 1172 номерлы Указы нигезендә федераль университетларга дәүләт ярдәме күрсәтү, Россия Федерациясе Хөкүмәте белән берлектә, РФ субъектларының башкарма хакимиятләренә йөкләнүен искәртте. Аның әйтүенә караганда, Россия Федерациясенең кайбер субъектларында федераль университетларга дәүләт ярдәме турында махсус законнар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле норматив-хокукый актлар кабул ителгән. Мисалга Красноярск краенда Себер федераль университеты, Архангельск өлкәсендә - Төньяк федераль университеты китерелде.

“Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү автоном мәгариф учрежденисенә Татарстан Республикасы дәүләт ярдәме хакында закон проекты депутатларга өченче укылышта карау өчен тәкъдим ителгән иде. Әлеге закон проектына бирелгән барлык бәяләмәләрдәге искәрмәләрне исәпкә алып, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан закон проектына төзәтмәләр таблицасы эшләнде. Төзәтмәләр таблицасы депутатлар тарафыннан хупланды.

Закон проекты тулысынча кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.