Түбән Камада 6 мең укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак

Быел мәктәпне тәмамлау хөрмәтенә гомумшәһәр чаралары үткәрмәү турында карар кабул ителгән. Бәйрәмне мәгариф учреждениеләрендә билгеләп үтәчәкләр
(Түбән Кама, 21 май, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). 25 майда Түбән Каманың барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Быел мәктәпне тәмамлау хөрмәтенә гомумшәһәр чаралары үткәрмәү турында карар кабул ителгән. Бәйрәмне мәгариф учреждениеләрендә билгеләп үтәчәкләр, уку йортлары администрациясе һәр чыгарылыш укучысы өчен җаваплы булачак.
Быел Түбән Кама районы һәм шәһәрендә 6 мең укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак, аларның 1730ы 11 сыйныфны тәмамлый, ә 4286 кеше – 9 сыйныфны.