Изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәмгә багышланган вебинар була

Тематик чара ата-аналар җәмәгатьчелеге, класс җитәкчеләре һәм белем бирү оешмалары өчен өчен оештырыла.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 23 апрельдә 15.00 сәгатьтә «Дистанцион укытуны оештыру. Социаль изоляция чорында ата-аналарга психологик ярдәм» темасына тематик вебинар була. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм В. Г. Тимирясов исем. Казан инновацион университеты белән берлектә оештырыла. Вебинар ата-аналар җәмәгатьчелеге, класс җитәкчеләре һәм белем бирү оешмалары өчен «Ачык класс» проекты кысаларында үткәрелә.

Онлайн-режимда тоташу түбәндәге сылтама буенча мөмкин булачак: https://ieml.ru/openclass.

Вебинар темасы буенча сорауларны трансляция башланганчы lab.vospitan@gmail.com адресы буенча яисә трансляция вакытында чатта бирергә мөмкин.