Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре мәгълүм булды

Бүләкне аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре мәгълүм булды.

Бүләкләү тантанасы бу минутларда "Баскет-холл" комплексында бара. Әлеге бүләккә Накамура Мидзуки (Япония) һәм Ризәлә Йосыпова (Татарстанның Саба районы) лаек булды. Бүләкне алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итеп алды. Мәгълүм булганча, халыкара олимпиададаның финал өлешендә 500дән артык кеше катнашты. Алар Татарстан районнарыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән җыелды.