КДЭУда студентлар һәм яшь галимнәрнең “Тинчурин укулары” дигән IV конференциясе уза

Конференциядә Татарстан һәм Саксония арасында хезмәттәшлек итү турында имзаланган килешү кысаларында Саксония делегациясе вәкилләре катнаша
(Казан, 21 апрель, “Татар–информ”, Зилә Тәмаева). 22–24 апрель көннәрендә “Фән көне” кысаларында Казан дәүләт энергетика университетында “Тинчурин укулары” дип исемләнгән IV яшьләр Халыкара фәнни конференциясе узачак. Еллык конференция Казан дәүләт энергетика университетының беренче рекоры Форель Закир улы Тинчурин (ул уку йортын 20 елдан артык җитәкли) истәлегенә багышлап үткәрелә.
Конференция РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф Федераль агентлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның Киров районы хакимияте, ТР Фәннәр академиясе, “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте ярдәмендә уздырыла.
Яшьләрнең фәнни форумы 4 юнәлешне (31 секция), шул исәптән электроэнергетика һәм электроника; җылылык энергетикасы; энергия машина төзелеше; икътисад һәм социаль технологияләр юнәлешләрен колачлаячак.
Конференция кысаларында Фәнни–техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә теләктәшлек күрсәтү фондының “УМНИК–09–2” дәүләт программасында катнашырга теләүче 28 яшькә кадәрге студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрне сайлап алу күздә тотыла.
Тинчурин Форель Закир улы (1926–2002), инженер–механик, профессор (1989). 1952–76 елларда Казан авиация институтында фәнни–педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1976 елда Мәскәү энергетика институтының Казандагы филиалы проректоры, ә 1985 елда аның ректоры итеп билгеләнә, әлеге вазифаны 1994 елга кадәр башкара.
Ф.З.Тинчурин энергетик процессларны эшләү һәм камилләштерүгә гаять зур өлеш кертә. Ул 100гә якын фәнни хезмәт авторы. Оригиналь идеяләре һәм фәнни ачышлары 29 авторлык таныклыгы белән якланган.
Ф.З.Тинчуринның хезмәтләре “Мактау билгесе” һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән билгеләп үтелә. Аңа “Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре”, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Татарстанның атказанган энергетигы дигән мактаулы исемнәр бирелә.