news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча «Ел укытучысы» билгеләнәчәк

«Укытучы-профи» дип аталган беренче тур 10 мартта башлана.

Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча «Ел укытучысы» билгеләнәчәк
tatar-congress.org

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча «Ел укытучысы» билгеләнәчәк. 17-19 февраль көннәрендә, читтән торып үткәрелгән турда жюри укытучыларның шәхси сайтларының эчтәлегенә бәя бирде, аларның педагогик кейс биремнәрен хәл итү осталыгын тикшерде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы» һөнәри бәйгесендә республиканың Бәләбәй, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, Әлшәй, Бишбүләк, Борай, Нуриман, Чакмагыш, Чишмә, Кырмыскалы, Дүртөйле, Тәтешле, Мәчетле, Краснокама, Балтач, Яңавыл районнары мәктәпләреннән 16 укытучы катнаша.

«Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы» конкурсы үзендә берничә этапны берләштерә. Икенче этап үзе өч турда үтә. Алар һәммәсе дә Уфада узачак. «Укытучы-профи» дип аталган беренче тур 10 мартта башлана. Бәйгечеләр Башкортстан башкаласының татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләрендә дәрес өлгесе һәм сыйныфтан тыш чара күрсәтәчәк.

Читтән торып үткәрелгән этапта һәм «Укытучы-профи» турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучылар (аларның саны барлык конкурсантларның 30 процентыннан да кимрәк булмаска тиеш) «Укытучы-мастер» дип аталган икенче турга үтә. Монда алар мастер-класс күрсәтергә һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарырга тиеш.

«Укытучы-лидер» дип аталган соңгы турга бәйгечеләрнең өчесе үтәчәк. Алар шунда ук «Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы» конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк. Ә абсолют җиңүче «Халык алдында лекция» һәм «Фикер алышу» сынауларыннан соң билгеләнәчәк. Ел укытучысының исеме 17 мартта игълан ителергә тиеш.

«Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы» конкурсының жюриен Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100