Сарманда Математика елына багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Анда тљрле районнардан 178 укытучы катнашты

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Сарман муниципаль районында Математика елына багышланган “Белем алу ысулы буларак эзләнү” исеме астында фәнни–гамәли конференция үтте. Биредә 178 укучы республиканың төрле районнарыннан үз көчләрен сынады: Сарман, Мөслим, Актаныш, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск һәм башка төбәкләр.
Конференция чираттагы секцияләргә бүленде: “Фән һәм математика”, “Алгебра һәм саннар теориясе”, Табигатьтә һәм җәмгыятьтә реаль процессларның матаматик модельләре”, “Математика һәм сәнгать”, “Матурлык һәм гармония”, “Математик анализ”, “Борынгы чор математикасы (Геометрия)”.
Конференция нәтиҗәләре сөендерде: 32 укучы җиңү яулады, 96 укучы призер дипломнары белән бүләкләнде. Калган укучылар сертификатка ия булды, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.