РИИ мәктәп укучылары арасында ике төбәкара бәйге игълан итә

Бу “Журналист буласым килә”, татарларның ислам мәдәнияте нигезләре һәм тарихы бәйгеләре

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Россия ислам институты мәктәп укучылары арасында икенче төбәкара бәйге башлавы хакында игълан итте.
Беренче бәйге “Журналист буласым килә” дип атала. Ул РИИ, ТР Мөселманнары диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган. Бәйгедә ТР һәм РФ төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләренең VIII-XI сыйныф укучылары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм ММЧларның штаттан тыш хәбәрчеләре катнаша ала.
Икенче бәйге – татарларның ислам мәдәнияте нигезләре һәм тарихы буенча. Бәйге РИИ, ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә.