Нефтекамскида татарча укытылачак фәннәр белән полилингваль мәктәп барлыкка киләчәк

Мәгариф оешмасы Башкортстанда татар телен һәм мәдәниятен үстерүдә төп роль уйный.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Нефтекамскида фәннәр татар телендә укытылачак полилингваль мәктәп барлыкка киләчәк. Шул хакта кичә Башкортстан Республикасының төбәк милли-мәдәни мохтарияте киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.Мәгариф оешмасы Башкортстанда татар телен һәм мәдәниятен үстерүдә төп роль уйный. Республика башлыгы хуплаган әлеге оешма инициативасы белән яз көне Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Ә хәзер «Нур» театры янындагы мәйданга күренекле мәгърифәтче шагыйрь исемен бирү мөмкинлеге карала.Бүгенге көндә укучыларның 33 проценты татар телен туган тел буларак өйрәнә. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел дәүләт программасы буенча республика дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен 24 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, татар телендәге басмаларга да финанс ярдәме күрсәтелә.