news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда укытучыларның квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак

Укытучыларның һөнәри осталыгын бәяләү үзәгенең төп бурычы укытучылар һәм җитәкчеләрнең квалификациясен бәйсез бәяләү, һөнәри стандартларга җавап бирүен тикшерү булачак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ел азагына кадәр «Мәгариф» илкүләм проекты буенча педагогларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм квалификациясен бәяләү буенча ике үзәк ачылачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

«Быел Татарстан „Мәгариф“ илкүләм проекты буенча грант отты, ике үзәк ачабыз. Барлыгы 86 млн сум акча сарыф ителәчәк. Федераль бюджеттан субсидияләр җиһаз, җайланмалар, исәпләү техникасы сатып алуга, программа белән тәэминатка һәм ремонт эшләренә биреләчәк. Ремонт эшләре, җиһазлау төгәлләнеп килә», — диде министр.

Укытучыларның һөнәри осталыгын бәяләү үзәгенең төп бурычы укытучылар һәм җитәкчеләрнең квалификациясен бәйсез бәяләү, һөнәри стандартларга җавап бирүен тикшерү булачак. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, әле моңарчы мондый үзәк булмаган, ул Казаннвың Авиатөзелеш районында төзелгән.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, укытучыларның предмет һәм методик компетенцияләрен ничек камилләштерүне, математикадан, фәнни белемнәрен ничек итеп арттыруны уйларга кирәк.

«Укытучыларның һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге Казан федераль университетының структур бүлекчәсе буларак булдырыла. Нәкъ менә КФУ үзәгендә һөнәр осталыкны арттыруның, индивидуаль белем бирү маршрутларын төзүнең яңа программалары гамәлгә ашырылырга тиеш», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100