КДУ спортның интеллектуаль төрләре буенча Бөтендөнья уеннарында медальләрсез калды

Пекинда төгәлләнгән спортның интеллектуаль төрләре буенча Бөтендөнья уеннарында Россия җыелма командасы икенче гомумкоманда урынын яулады
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Пекинда төгәлләнгән спортның интеллектуаль төрләре буенча Бөтендөнья уеннарында Россия җыелма командасы икенче гомумкоманда урынын яулады.
Аның исәбендә дүрт – алтын, бер – көмеш һәм өч бронза медаль бар. Кытай җыелма командасы беренче урынны яулады (4-3-3).
Казан дәүләт университетыннан Уеннарда профессор В.Соловьев һәм тарих факультеты студенты И.Шикшин катнашты, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат үзәге. Кызганычка күрә, алар бер медаль дә яулый алмады.