news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уку йортларына керү ишекләрен ашыгыч рәвештә бикләү системасын кертергә киңәш ителде

Бүген Пермь дәүләт университеты территориясендә бер студент атыш оештырды.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында керү ишекләрен ашыгыч рәвештә блоклау системасын кертергә һәм Пермь университетында булган мондый хәлләрдән котылу өчен иминлекне тәэмин итү буенча тулы бер чаралар комплексын кабул итәргә кирәк. Бу хакта РИА Новости Федерация Советының Конституцион законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Бәхетсезлеккә, мондый фаҗига беренче генә булмый, һәм аларны булдырмау өчен, чаралар комплексын кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Аларның берсе биналарга һәм аерым бүлмәләргә керү ишекләрен ашыгыч блоклау системасы булырга мөмкин», — диде ул.

Сенатор фикеренчә, социаль әһәмияткә ия учреждениеләрдә якын арада девиант тәртипне танырга сәләтле ясалма интеллект кулланып, программа белән тәэмин итүне кертергә, шулай ук коралларны ачыкларга һәм кешеләрне үз вакытында куркыныч янау турында кисәтергә кирәк.

Моннан тыш, Рукавишникова сүзләренчә, мәктәп һәм балалар бакчаларын кертеп, барлык уку йортлары территориясенә чит кешеләрне кертүне тыярга кирәк.

Бүген, 20 сентябрьдә, студент Пермь дәүләт университеты территориясендә атыш оештырды. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 18 яшьлек студентны тоткарлаган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, фаҗигада алты кеше үлгән, 24 кеше яраланган.

РФ Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, атыш оештыручы үзенең язмаларында Казанның 175нче гимназиясендәге шундый ук һөҗүм турында искә алган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100