Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләрендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында республикада янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре катнашында ачык дәресләр узачак.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Яңа уку елы уңаеннан, 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстанда гомуми белем бирү учреждениеләрендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.
«Айлык РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителде. Чаралар планы расланды, укучылар белән янгынга каршы тематикага дәресләр үткәрү, балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү мәсьәләләре буенча ата — аналар җыелышларында чыгыш ясау, янгын чыккан очракта гамәлләр кылу буенча ачык дәресләр үткәрү каралган», - дип хәбәр итте ул.
Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытка кадәр 33 белем бирү учреждениесенең хезмәт күрсәтүче персоналы янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтелмәгән. Алар -10 балалар бакчасы һәм 23 мәктәп хезмәткәрләре.
Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республика территориясендә мәгариф объектларында 5 янгын чыккан. Алар Лаеш районының Столбище мәктәбендә, Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә, Әлмәт физик культура көллиятендә, Бөгелмә районының 7нче гимназиясендә һәм Казанның 186 нчы күп функцияле лицеенда теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз