Әлмәт укучысы Мәскәүнең "ПатриУм-2019" сәләтле балалар мәктәбендә катнашты

Ул "Раштуа җырларын тәрҗемә итү" бәйгесендә җиңде.
(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 10 сыйныф укучысы Татьяна Саблина Мәскәүдә узган сәләтле балалар өчен "ПатриУм-2019" җәйге мәктәбендә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә."ПатриУм-2019" җәйге мәктәбендә Россиянең 36 төбәгеннән килгән 100 актив һәм талантлы мәктәп укучысы катнашкан. Алар барысы да - "Сәләтле балалар" порталы бәйгеләрендә җиңүчеләр. Әлмәт шәһәренең 24 нче мәктәбе укучысы Татьяна Саблина "Раштуа җырларын тәрҗемә итү" бәйгесендә җиңде.Мәктәпнең белем бирү программасына шулай ук интерактив дәресләр һәм мастер-класслар кергән. Ә мәдәни программа исә үз эченә Мәскәү буйлап экскурсияләрне алган.