2016 елдан Россия мәктәпләрендә финанс грамоталылыгы дәресләре укытыла башлаячак

Аны җәмгыять белеме фәне кысаларында кертү күздә тотыла

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп программасына финанс грамоталылыгы дәресен керткән. Бу хакта “Территория смыслов” яшьләр белем бирү форумы барышында РФ Үзәк банкының финанс хезмәтләрдән файдаланучылар һәм миноритар акционерлар хокукларын яклау хезмәте җитәкчесе Илья Кочетков хәбәр итте.

“Без 2016 елда мәктәпләрдә җәмгыять белеме фәне кысаларында финанс грамоталылыгы дәресен кертүгә ирештек, – дип белдерде Кочетков. Аның сүзләренчә, укытучылар, укыту-методик комплекс һәм дәреслек әзерлисе калган. – Дәреслек әзер, дәресләр буенча укыту-методик комплекс та әзер диярлек, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларны укытуга керешергә җыена”, – дип билгеләп узды Кочетков.

Аның сүзләренчә, Үзәк банк, РФ Финанс министрылыгы белән берлектә, финанс белеме бирү буенча илкүләм стратегия әзерләү белән шөгыльләнә, дип яза “Интерфакс”.