Казан каласы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы була

Мэр Илсур Метшин, министр Энгель Фәттахов катнашындагы киңәшмәгә 1,1 меңнән артык педагог җыелачак

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). Казан каласы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы 21 августка билгеләнгән. “Казанда белем бирү – 2014: яңа кабул ителеш – яңа ресурслар – нәтиҗәләрнең яңа сыйфаты” темасын ачуга корылган киңәшмә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмати үзәгендә үткәреләчәк.

Башкала мэриясеннән алынган белешмә буенча, анда Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шәһәр Думасы депутатлары, башкала районнары һәм структуралары башлыклары, югары һәм урта һөнәри уку йортлары вәкилләре, шулай ук шәһәр белем бирү оешмаларының 1,1 меңнән артык педагогы һәм җитәкчесе катнашачак.

Аерым алганда, киңәшмәдә башкалада белем бирүнең 2013/2014 уку елы нәтиҗәләре, укыту сыйфаты мәсьәләләре, заманча технологияләр һәм укыту методларының кулланылышы, балалар үсеше һәм аларны уңышлы социальләштерү өчен шартлар булдыру турында фикер алышачаклар. Шулай ук педагоглар һәм җитәкчеләр, “Уңышлы мәктәптән – уңышлы укучыга” мәктәпнең инновацион үсеш стратегиясенә нигезләнеп, киләсе 2014/2015 уку елына максат һәм бурычларны билгеләячәкләр. Шул рәвешле, Казан мэриясе, мәгариф учреждениеләрненең педагогик коллективлары алдына куеласы мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекнең төп юнәлешләре һәм бурыч-максатлары шушы пленар киңәшмәдә тәгаенләнәчәк.

25 һәм 28 август, 5 һәм 8 сентябрь көннәрендә әлеге киңәшмә эшен мәктәп җитәкчеләре, аларның уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасарлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен оештырыласы секция утырышларында дәвам иттереләчәк.