news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин һәм Чаллы педуниверситеты ректоры хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Яңа уку елына Түбән Кама мәктәпләре 143 мөгаллимгә кадрлар кытлыгы белән керәчәк.

Айдар Метшин һәм Чаллы педуниверситеты ректоры хезмәттәшлек турында килешү имзалады
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова белән хезмәттәшлек турында килешүгә имза куйды. Түгәрәк өстәл эшендә Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин, Түбән Кама көллиятләре һәм университет вәкилләре катнашты.

Түбән Кама һәм педагогик югары уку йорты арасында хезмәттәшлек инде күптән төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Узган ел университетка 17 түбәнкамалы һәм тагын 7 кеше — университетның педагогика көллиятенә укырга кергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Хәзер замана таләбе нәтиҗәсендә, без хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе турында карар кабул итәргә тиеш. Сүз кадрлар мәсьәләсен хәл итү, бу юнәлештә уртак эшебезнең сыйфатын күтәрү турында бара», — диде Айдар Метшин.

Бу мәсьәлә Түбән Кама өчен берничә ел дәвамында актуаль булып тора. Яңа уку елына Түбән Кама мәктәпләре 143 мөгаллимгә кадрлар кытлыгы белән керәчәк. Әйтик, бүгенге көндә Түбән кама мәктәпләренә 12 физика укытучысы, 30 рус теле укытучысы, 25 математика укытучысы, 26 башлангыч сыйныф укытучысы җитми.

Әлфинур Галиәкбәрова сүзләренчә, бүгенге көндә Чаллы педуниверситетында 6 факультет, 14 кафедра, 56 юнәлеш буенча 8 төркем эшли. Моннан тыш, институт базасында Түбән Камада да кулланылырга мөмкин булган күпсанлы программалар гамәлгә ашырыла.

Өстәмә белем бирү педагогларын әзерләү проекты да зур кызыксыну уята. «Монда педагог-практикларны укытуны да уйларга кирәк, — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы. — Әлегә бу эшнең дәрәҗәсе укытучыларның шәхси сыйфатларына һәм талантларына бәйле Нәтиҗә булса, сыйфат та булачак».

Тагын бер эш юнәлеше — Өченче буын университеты. Чаллыда ветераннарны югары уку йорты студентлары укыта.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100