Татарстанда сәләтле балалар белән шөгыльләнү буенча юл картасы эшләнә

Татарстан укучылары Мәскәү шәһәре һәм Россия Федерациясе төбәкләре өчен ресурс үзәге булган, чит илләрдәге мәктәпләр белән хезмәттәшлек иткән “Интеллектуал” җәйге интенсив укыту мәктәбендә белем ала

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Татарстан укучылары 5-22 июнь көннәрендә Мәскәү шәһәре һәм Россия Федерациясе төбәкләре өчен ресурс үзәге булган, шулай ук чит илләрдәге мәктәпләр белән хезмәттәшлек иткән “Интеллектуал” җәйге интенсив укыту мәктәбендә белем ала. Якын арада Казан, Саба, Арча, Мамадыш һәм Азнакай районнары мәктәпләрендә күчмә семинарлар уздыру көтелә.

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Интеллектуал” мәктәп-интернаты вәкилләре белән очрашып, сәләтле балалар белән эшләүдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм әлеге учреждение арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

2013 елның гыйнвар аенда министр әлеге учреждение делегациясе белән беренче тапкыр очрашкан иде. Аннан соң сәләтле балалар өчен бу мәктәп-интернатның эш тәҗрибәсе өйрәнелде. “Мәскәү мәктәбенең сәләтле балалар белән эш нәтиҗәләре бик югары, без әлеге тәҗрибәне үзебездә кулланырга ниятлибез”, - дигән иде министр. Хәзерге вакытта, башка төбәкләрнең алдынгы методикаларын һәм тәҗрибәсен исәпкә алып, Татарстанда сәләтле балалар белән шөгыльләнү буенча юл картасы эшләнә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.