Әгерҗенең кайбер мәктәпләрендә капиталь ремонт акрын бара

Быел программага 7 мәктәп кертелгән

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Быел Әгерҗе муниципаль районында җиде мәктәп капиталь ремонт программасына кертелгән. Кайбер мәктәпләрдә ремонт эшләренә уку елы тәмамланганчы ук керешсәләр дә, әллә ни алга китеш сизелми. Бу турыда мәктәп директорлары һәм подрядчы оешмалар белән үткәрелгән киңәшмәдә дә җитди сөйләшү булды.

- Кайбер подрячы оешмаларның мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләрен билгеләнгән вакытка төгәлли алуына шикләнә башладык. 20-30 елга бер тапкыр Хөкүмәт мәктәпләргә капиталь ремонт ясау мөмкинлеге тапкан икән, подрядчыларның эшне яхшы сыйфатлы итеп, вакытында төгәлләүләрен телибез, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Бигрәктә Красный бор, Салагыш, Көчек, коррекцион мәктәп-интернатта “Агрызтрансстрой” төзүчеләре сүлпән эшли. Бу подрядчы оешманың әлеге мәктәпләрдә башкарасы эшләренең очы-кырые күренми. Алыштырасы тәрәзәләре генә дә 300гә якын. Эшче куллары да җитми. Дөрес, Рамил Мифтахов ремонт эшләрен вакытына төгәлләячәкләренә ышандыра.

- Бу ай ахырына кадәр ремонт эшләрен башкару графигына сыеша алмыйсыз икән, подрядчы оешманы алыштырачакбыз, - дигән катгый сүзен әйтте район башлыгы Валерий Макаров һәм мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләрен шәхсән үзенең ныклы контролендә тотуын белдерде, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.