Быел Кайбыч районында аттестатсыз калучы юк

Узган ел андый ике укучы булган

 (Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Кайбыч муниципаль районының мәгариф бүлегенә математика, инглиз теле, физикадан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре кайтты.

Математикадан иң югары баллны Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Алия Сафина җыйган. Ул мөмкин булган 100 баллдан 83 балл җыйган. Район буенча уртача балл - 61,33 (былтыр - 48,04). Инглиз телен район буенча бары ике генә укучы сайлаган. Алар имтиханны Апаска барып тапшырган. Нәтиҗәдә, Алия Сафина - 97, Федоровское мәктәбеннән Матиаш Нильсон 79 балл җыйган.

Былтыр Кайбыч районыннан инглиз теленнән бер укучы да имтихан тапшырмаган. Физикадан Иске Тәрбит мәктәбеннән Елена Демьянова - 94, Зур Подберезьедан Владислав Федин – 84, Алинә Фәйзрахманова 81 балл җыйган. Узган ел бу фәннән уртача район күрсәткече - 46,96 булса, быел - 62,27 балл.

Җәмгыять белеменнән имтихан нәтиҗәләре кайтып җитмәгән әле. Былтыргы уку елында ике укучы аттесттатсыз калган, быел андыйлар юк, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.