Белем алу өчен бернинди киртәләр юк, хәтта чәнечкеле тимерчыбык артында да – Дәүфит Хәмәдишин

Иреге мәхрүм ителгәннәрне укытырга теләк белдергән югары уку йортлары саны елдан-ел ишәя бара, ди ул

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта белем алу өчен иң уңайлысы - кеше иреген мәхрүм итү урыннарында. Биредә урта гомуми, һөнәри һәм югары белем алу турында сүз бара.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган видеоконференциядә шундый фикер белдерде. Аның сүзләренчә, кешеләр рәшәткә артына, нигездә, бернинди һөнәри белемсез килеп эләгә, димәк, аларны укытырга, хезмәткә өйрәтергә кирәк. Моның өчен һөнәри-техник училищелар (ПТУ) бар һәм аларда ел да 2,6 меңләп кеше һөнәр үзләштерә. Шулай ук урта мәктәп һәм аларның филиалларында укыйлар, өлгергәнлек аттестаты алсыннар өчен барлык мөмкинлекләр бар. Татарстанда бүген 60тан артык кеше югары уку йортында дистанцион белем ала, уңышлы гына тәмамлаучылар да бар. Укытырга теләк белдергән югары уку йортлары саны елдан-ел ишәя бара. Шул рәвешле, белем алу өчен бернинди киртәләр юк, хәтта чәнечкеле тимерчыбык артында да, дип сөйләде Д.Хәмәдишин “Татар-информ”да булган очрашуда.