РФ халык хуҗалыгына кадрлар әзерләүче программаны тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

Быел Татарстанда Россия Федерациясе халык хуҗалыгын оештыру өчен идарәче кадрлар әзерләүче Президент программасын 105 кеше тәмамлаган
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казан дәүләт университетында Татарстанда 2007-2008 уку елында Россия Федерациясе халык хуҗалыгын оештыру өчен идарәче кадрлар әзерләүче Президент программасын тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Аларны Казан дәүләт университетының гомуми мәсьәләләр һәм өзлексез белем бирү буенча проректоры Рияз Минзарипов сәламләде һәм диплом алулары белән котлады.
“Сез, әлеге программаны тәмамлап, үз имиджыгызны булдырдыгыз, сыйфатлы белем алдыгыз. Әгәр мөмкинлегегез булса, программаны тагын да яхшыртуга корылган фикерләрегезне көтеп калабыз. Сездән соң әле тагын белем алырга теләүчеләр киләчәк”, - диде проректор.
Быел Татарстанда Россия Федерациясе халык хуҗалыгын оештыру өчен идарәче кадрлар әзерләүче Президент программасын 105 кеше тәмамлаган. Ун ел эчендә әлеге программа кысаларында Татарстан икътисадының төрле тармакларында предприятиеләрдә эшләүче 1178 менеджер үз белемнәрен күтәргән.
Әлеге программада дөньяның әйдәп баручы 12 иле – Германия, АКШ, Канада, Япония, Нидерландлар, Швеция, Франция, Италия, Бөекбритания, Финляндия, Австралия, Дания, шулай ук Европа берләшмәсе катнаша.
Президент программасы буенча белемнәрен 40 яшькә тикле, югары белемле, гомуми эш стажы 5 елдан да ким булмаган, идарә белән бәйле вазифаларда 3 елдан ким эшләмәгән, чит тел белгән Россия Федерациясе гражданнары күтәрә ала. Аларны ТР халык хуҗалыгы оешмалары тәкъдим итә.
Президент программасында катнашу өчен сайлап алганда, медицина, белем бирү һәм мәдәният, прибор төзелеше һәм электр техникасы сәнәгате, энергетика, фармацевтика сәнәгате, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һәм агач эшкәртү, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре, федераль һәм төбәк социаль-икътисади программаларны гамәлгә ашыручы оешмаларда эшләүчеләргә өстенлек бирелә.