Россия Мәгариф министрлыгы «Минем мәктәп елларым» акциясендә катнашырга чакыра

Чара 30 июньгә кадәр дәвам итә һәм анда укучылар, мәктәпне тәмамлаучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар күңелле истәлекле мизгелләре белән уртаклаша ала.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгының «Минем мәктәп елларым» акциясе старт ала. Ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Анда мәктәп укучылары, мәктәпне тәмамлаучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар чакырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илнең барлык чыгарылыш укучылары өчен дә Соңгы кыңгырау яңгырый, балалар чыгарылыш имтиханнарын тапшыра һәм мәктәп чоры артта кала. Мәктәп — белем алу урыны гына түгел, дуслар белән аралашу урыны да, теләсә кайсы кешенең тормышындагы иң якты сәхифәләрнең берсе ул. Акция кысаларында мәктәп елларының нинди булуын искә төшерергә мөмкин», ди оештыручылар.

Катнашу өчен фотосурәтеңне яки видеоны урнаштырырга һәм мәктәп белән бәйле иң позитив, яхшы һәм истә калырлык очрак турында сөйләргә кирәк. Фотосурәт янәшәсенә язып, шулай ук укытучыларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә мөмкин. Төп бурыч — мәктәп турында сөйләү һәм үз юлыңны максималь рәвештә оригиналь, креатив яки хәтта тәэсирле итеп күрсәтү.

Сурәтне «ВКонтакте», Instagram яки TikTok социаль челтәрләрендә #Минпросвещениярф хештеглары белән урнаштырырга, шулай ук сайтта акциянең махсус бүлегендә гариза тутырырга кирәк. Иң креатив һәм кызыклы эшләр Россия мәгариф министрлыгы сайтында бастырылачак, иң яхшы өч эш авторларына истәлекле бүләкләр тапшырыла, ә иң күп лайклар алган постлар авторлары кызыксындыру призлары белән билгеләп үтеләчәк.