Актаныш кадет интернат- мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булды

«Ел укучысы» исеменә 11 сыйныф укучысы Аделия Авзалова лаек булды

(Актаныш, 20 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Актанышның Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат- мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелде. 132 укучы белем ала торган мәктәптә быел 11 сыйныфны 13 укучы тәмамлый. 9 сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да төрле һөнәри уку йортларына барырга теләк белдергән. Киләсе уку елына биредә 10 сыйныф булмаячак.

Интернат- мәктәп директоры Илсур Ялалов чыгарылыш сыйныф укучыларының барысын да бәйрәм белән тәбрик итеп, уңышлар, тормышта үз урыннарын табуларын теләде.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, район педагогларының профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов, Чаллы шәһәреннән Габдулла Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин, якташ шагыйрә Әлфия Ситдикова, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев, кадетларның әти- әниләре дә катнашып, изге теләкләрен ирештерделәр.

«Ел укучысы» исеменә 11 сыйныф укучысы Аделия Авзалова лаек булды.