Татарстан чыгарылыш укучыларының география фәне буенча белемнәре аксый

“Башка фәннәрдән күрсәткечләр уртача”, дип белдерде Данил Мостафин

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларның география фәне буенча белемнәре аксый икән. БДИ күрсәткечләренең шактый түбән булуы бу хакта сөйли. “БДИ имтиханнары арасында начар күрсәткечләр белән аерылып торган төгәл фән юк. География фәненнән генә билгеләр түбәнрәк. Ләкин бу өлкәдә без инде эш алып барабыз”, - диде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Быел 14 чыгарылыш укучысы БДИны алдан тапшырган. “БДИны алдан тапшыручылар арасында түбән билге алучылар юк. Димәк, алар барысы да өлгергәнлек аттестаты алачак. Без алар өчен бик шат”, - дип хәбәр итте Д. Мостафин.