Казанда белем дәрәҗәсен тикшерү буенча Республика мониторинг үзәге ачылачак

Үзәк БДИ нәтиҗәләрен эшкәртү белән шөгыльләнәчәк

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу атнада Казанда БДИ үткәрү өчен техник мөмкинлекләр бирү һәм Татарстанда белем дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итү буенча Республика мониториг үзәге ачылачак. Үзәк, беренче чиратта, БДИ һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен эшкәртү белән шөгыльләнәчәк.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте. Үзәк ачуны 22 майга планлаштырылган.