Габдулла Тукай музеенда галим Хатыйп Миңнегулов китапларын тәкъдим итү чарасы булачак

Ул галимнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан уздырыла

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать көндезге 1дә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур», «Тюркское словесное искусство», «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты» (татар һәм рус телендә), Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» (Х. Миңнегулов әзерлегендә) дип аталган китапларын тәкъдим итү кичәсе була. Чара галимнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелә, дип хәбәр итә әлеге музейның матбугат хезмәте.

Хатыйп ага Миңнегулов - татар халкының рухи-мәдәни байлыгын өйрәнүгә зур өлеш керткән иң күренекле әдәбият галимнәренең берсе. Ул күп еллар дәвамында Тукай укуларын үткәрүдә, күргәзмәләр оештыруда һәм әдәби җыелмаларны туплауда зур ярдәм итә, Г.Тукай мирасын һәм татар әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә алыштыргысыз киңәшче булып кала.

Танылган әдәбият галимнәре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ һәм ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре, республика һәм Казан шәһәре мәктәпләре укытучылары, КФУ студентлары шушы кичәдә катнашыр дип көтелә.