БДИ ны икенче елга кабат тапшырып булачак

Быелдан БДИ нәтиҗәләре 4 елга кадәр гамәлдә саналачак

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Имтиханны начар биргән очракта яки тагы да югарырак билге алырга теләүче чыгарылыш укучыларына БДИны кабат бирү мөмкинлеге булдырылачак. Хәзерге вакытта имтиханнарны яңадан тапшыра алу мөмкинлеге турында указ әзерләнә.

“Быел имтиханнарны икенче тапкыр тапшыру хакында сүз юк. Киләсе елдан, бәлки, чыгарылыш укучыларының андый мөмкинлеге булыр, чөнки бу юнәлештә инде эш алып барыла”, - диде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин.

Быел БДИ буенча яңалыклар шактый. Моңа кадәр БДИ нәтиҗәләре ике ел дәвамында гына гамәлдә санала иде, быелдан ул 4 елга кадәр озайтылачак.