Татар гимназиясендә Intel компаниясе “Һәр укучыга – компьютер” концепциясен тәкъдим итә

Казанның 1 нче татар гимназиясе “ПервоКласснаяАкция” проектында җиңеп чыккан һәм аларга бүләк итеп AquaCart мобиль классы бирелгән
(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Иртәгә - 21 майда Казанның 1 нче татар гимназиясендә Intel компаниясенең “Һәр укучыга – үз компьютеры” дип аталган концепциясен тәкъдим итү була.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге гимназия “ПервоКласснаяАкция” проектында җиңеп чыккан һәм аларга бүләк итеп AquaCart мобиль классы бирелгән. Мобиль класс укучылар өчен каралган 25 нетбуктан, укытучы өчен ноутбуктан тора. 21 май көнне Intel корпорациясе бу җиһазларда эшләргә өйрәтәчәк