ТР Мәгарифне үстерү институты татар теле укытучыларын курсларга чакыра

Курсларда “Татарча да яхшы бел – VIII” укыту-методик комплексын апробацияләүнең нәтиҗәләре һәм экспериментның йомгаклау этабына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышу көтелә

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Мәгарифне үстерү институты “Татарча да яхшы бел – VIII” укыту-методик комплексын (авторы Розалия Нигъмәтуллина) кулланып белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын семинар-практикумга чакыра.


Институтның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, укулар агымдагы елның 13-15 маенда Казанда узачак. Анда “Татарча да яхшы бел – VIII” укыту-методик комплексын апробацияләүнең нәтиҗәләре һәм экспериментның йомгаклау этабына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышу көтелә.