ТР Студентлар лигасы президентына ике кандидат сайлау алды көрәшенә тотынды

КФУның 5 нче курс студенты Илдар Хуҗҗәтов һәм КНИТУның 5 нче курс студенты Элькин Искәндәров, оешма вәкилләре тавышы өчен, көрәшәчәк

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 19 нчы мартта Татарстан студентлары конгрессында 1 мең делегат ТР Студентлар лигасына президент сайлаячак. Бу хакта бүген ТР Студентлар Лигасы президентын сайлауга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Бүгеннән президентка кандидатлар сайлау алды көрәшенә тотына һәм бер ай дәвамында оешма вәкилләре тавышын яулый. Алар дебатларның 3 сессиясендә катнашачак, берсе Казанда, икенчесе Яр Чаллыда уза, алар вузларда сайлаучылар белән очрашачак һәм штаблар белән PR-кампанияне оештырачак.

ТР Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов сөйләгәнчә, кичә совет утырышы булган, анда президент вазыйфасына дәгъва кылган өч кешенең икесе иң күп тавыш җыйган. КФУның 5 нче курс студенты Илдар Хуҗҗәтов 29 тавыш җыйган, һәм КНИТУның 5 нче курс студенты Элькин Искәндәров – 31 тавыш.

Быел сайлаулар яңа форматта узачак. Хәзер җитәкчене студентлар оешмасының югары җитәкчелек органы – конференция сайлаячак. Яшерен тавыш бирү дә яңалык була.

Илдар Хуҗҗәтов (“Ел студенты-2013” Гран-при иясе) сүзләренчә, Студентлар лигасының хәзерге командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте, шуңа күрә шул юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк.

Элькин Искәндәров билгеләп үткәнчә, ул хәзерге вакытта ТР Студентлар лигасының физик культура, спорт һәм туризм буенча вице-президенты буларак, эчке эшчәнлекне бик яхшы белә һәм анда нәрсәне яхшыртуга бәйле үз күзаллавы бар.

4 нче мартта конференция делегатларын формалаштыру көне була. Советның хисап-сайлап алу конференциясендә студентлар конференция делегаты, димәк, Студентлар лигасы вәкиле булу теләген белдерә алачак.

Алдагы планнары турында журналистларның сорауларына җавап биргәндә, ТР Студентлар лигасының хәзерге президенты Тимур Сөләйманов оешма җитәкчесе вәкаләтләре тәмамланганнан соң, үзенең һөнәри үсеше, аерым алганда, икътисад буенча диссертация язу буенча актив эш алып барачагын әйтте.