news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апасның тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары үз осталыкларын күрсәтте

Бәйге нәтиҗәләре буенча, гран-при иясе булып Апас мәктәбе укытучысы Марсель Хикмәтов танылды.

Апасның тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары үз осталыкларын күрсәтте
apastovo.ru

(Апас, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апаста районында «Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләреннән әлеге дәресне иң нәтиҗәле алып баручы укытучылар катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Укытучылар бәйге барышында укучыларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү, хәрби әзерлек алып бару буенча ачык дәресләр үткәрде, кызыклы эш алымнарын тәкъдим итте, професииональ осталыкларын күрсәтте.

Беренче урынга Дәвеш мәктәбе укытучысы Лилия Нуруллина, икенче урынга Борнаш мәктәбе укытучысы Илфат Сөләйманов, өченче урынга Каратун мәктәбе укытучысы Хәлил Садриев һәм Зур Күккүз мәктәбе укытучысы Фәяз Миңнуллин ия булды.

Морзалар мәктәбе укытучысы Рифат Бәдретдинов «Белем бирүдә иҗади якын килү», Чирмешән мәктәбе укытучысы Рафил Миңнуллин «Укытучы-иҗатчы», Кызыл-Тау мәктәбе укытучысы Азат Салаватуллин «Укытучы осталыгы», Олы Бакырчы мәктәбе укытучысы Линар Вилданов «Белем бирүдә үзенчәлекле алым», Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Радик Галимҗанов «Педагог-профессионал» номинацияләрендә җиңү яулады.

Бәйге җиңүчеләренә мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева җиңү яулаган мөгаллимнәрне хезмәт уңышлары белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100