Быел мәктәпне тәмамлаучыларга йомгаклау иншасын яздыруны РФ Мәгариф министрлыгы хәл итәчәк – В. Путин

Президент БДИ системасын камилләштерү мөһимлеген дә билгеләп узды

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2013/2014 уку елында мәктәне тәмамлаучылар өчен йомгаклау иншасын язуны гамәлгә кертү мәсьәләсен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итәргә тиеш, дип белдерде бүген РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясендә.
“Инша язганда иҗади эш башкару, фикер йөртү уку процессын да, абитуриентны да баета, аның күзаллавын киңәйтә”, – дип белдерде Президент. Әмма ул хәбәр иткәнчә, йомгаклау иншасы кертелгән очракта да, ул Бердәм дәүләт имтиханын алмаштырмаячак. БДИ га килгәндә, Илбашы фикеренчә, аның плюслары да, минуслары да бар, алай гына да түгел, минуслары аермачык күренә. Шулай да ул БДИ ның социаль лифт булуын билгеләп узды, чөнки ул төбәкләрдән килгән абитуриентларга илнең алдынгы вузларына укырга керергә мөмкинлек бирә. Статистика да шуны күрсәтә: БДИ гамәлгә кертелгәннән бирле, төбәкләрдән югары уку йортларына укырга керүчеләр саны арткан. “Шулай да бу система яңартуга һәм камилләштерүгә мохтаҗ”, - дип ассызыклады Владимир Путин.
Президент үзе йомгаклау иншасын агымдагы уку елында ук гамәлгә кертү теләге белән яшәвен әйтте, тик укучыларның моңа әзерме икәнлеген дә исәпкә алырга кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәктәге коллегалары белән бергә уртак фикергә килергә тиеш, ди ул.