news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдәге эпидемиологик хәлне бәяләде

Россия мәктәпләре укучыларының 55 проценттан артыгы, коронавирус пандемиясенә карамастан, читтән торып түгел, мәктәпләрдә укый.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә эпидемиологик хәл тыныч. Бу хакта Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бүгенге көндә мәктәпләрнең барлык саныннан 0,07 проценты карантинда, бу 12 төбәктәге нибары 26 мәктәп», - диде министр урынбасары "Россия 24"телеканалы эфирында.

«Без мәктәпләрдәге вазгыятьне тыныч дип саныйбыз, минемчә, бүген бу балалар була торган иң куркынычсыз урын», - дип өстәде ул.

Министр урынбасары Россия мәктәпләре укучыларының 55 проценттан артыгы, коронавирус пандемиясенә карамастан, читтән торып түгел, мәктәпләрдә укый, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100