Татарстанда 2021 елда мәгариф тармагына бүлеп биреләчәк акча күләме билгеле

«Мәгариф — иң күләмле һәм чыгымлы тармак», — диде финанс министры урынбасары Алексей Шишкин.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның консолидацияләнгән бюджетында 2021 елда мәгариф тармагына 101,7 млрд сум акча планлаштырылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында финанс министры урынбасары Алексей Шишкин хәбәр итте.

«Мәгариф — иң күләмле һәм чыгымлы тармак. Республика казнасында 68,5 млрд сум акча каралган. Һөнәри белем бирү оешмалары, өстәмә белем учреждениеләре эшен тәэмин итү, эш хакын арттыру, чаралар уздыру ниятләнә», — диде ул.

Мәгариф өлкәсендәге чаралар үткәрүгә 4,5 млрд сум акча каралган. Бу грантлар, дәреслекләр сатып алу, яшь белгечләргә, талантларга ярдәм итү, мәктәптән тыш һәм башка чаралар.

Алексей Шишкин мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән чараларга 886,5 млн сум акча планлаштырылганын әйтте. Педагогика хезмәткәрләренә грант ярдәме күрсәтү, квалификацияләрен күтәрү, яңадан әзерлек уздыру, педагогик белгечлекләрдә укучы студентларга стипендияләр бирү, мәктәп китапханәләренең фондын баету, хосусый балалар бакчалары һәм оешмаларына судсидияләр бирү ниятләнә.

Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, яшьләр сәясәте чараларына чыгымнар 2,9 млрд сум тирәсе булыр дип фаразлана

«Муниципаль берәмлекләргә субвенцияләргә 20,2 млрд сум акча планлаштырырга кирәк. 2020 елда ул 17,8 млрд сум булган иде, хәзер бу сумманы арттырырга кирәк, чөнки бездә сыйныф җитәкчелеге, укучыларны ашату өчен чыгымнар өстәлде», — диде министр урынбасары.