Быел «Авыл укытучысы» программасы буенча килгән укытучылар белән килешү төзелгән

Җиде укытучы — Татарстаннан, икесе — Самарадан, Чиләбе, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән берәр кеше.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанга «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча Самара, Чиләбе, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән дә укытучылар килгән. Әлеге программа буенча килгән барлык укытучылар белән килешү төзелгән. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Ул авыл җирлегендә ихтыяҗ булган белгечлекләргә 13 кеше җәлеп ителгәнен әйтте. Болар — Россия Мәгариф министрлыгы квотасы буенча килгән, Россия мәктәпләрендә эш тәҗрибәсе булган катнаш дисциплина укытучылары.

«Укытучылар мәктәпләр белән хезмәт килешүләре төзегән. Җиде укытучы — Татарстаннан, икесе — Самарадан, Чиләбе, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән берәр кеше. Якын арада шушы программага өмет баглыйбыз», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул бу проект буенча өч ел эчендә 39 укытучы кайтырга тиешлеген әйтте. «Кадрлар белән тәэминат проблемасын бу проект тулысы белән үк хәл итә алмаячак, шуңа күрә үз кадрларыбызны әзерләүгә зуррак игътибар бирәбез», — диде.

Министр әйтүенчә, республикада мәктәп укытучыларының квалификациясен күтәрү эше бара. «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» проекты нигезендә, адреслы төстә квалификация күтәрү планлаштырыла. Яшь укытучыларга ярдәм, грант ярдәме каралган.