420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Абу-Даби, 19 октябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Абу-Дабида 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов “Мобиль робот техникасы” компетенциясендә көмеш медаль яулады.
“Без бу җиңүгә озак килдек. Кореяда ел ярым күнекмәләр үттек. Без топ-3леккә кергәнебезне белә идек, урынны гына белмәдек. Без “көмеш” яуладык һәм бик бәхетлебез”, – дип җиткерделәр җиңү шатлыгы тәэсирләрен егетләр.