Казанда татар галиме Сәет Вахидине искә алалар

Шул нисбәттән бүген  күренекле татар галиме, тарихчы, археолог Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган конференция уза.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казан Кремле дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында  күренекле татар галиме, тарихчы, археолог Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланды.

Конференциядә Татарстан галимнәре, югары уку йорты студентлары, аспирантлар белән берлектә, Санкт-Петербургтагы Европа университеты, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан фәнни үзәгенең Тарих, археология һәм этнография институты (Махачкала), Казахстанның Р.Сөләйманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институты (Алмата) галимнәре катнаша. Конференцияне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин ачып җибәрде.

"Конференциянең максаты – татарларның һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның язма мирасы һәм археографик һәйкәлләре чыганакларын өйрәнү фәнен үстерү, шушы өлкәдәге актуаль проблемаларны ачыклау, – диде ул. – Бүген баскан урыныбыздан торып та, мирасны саклау, адымнарыбызны барлау, тәгаенләү эшендә зур эшләр алып барыла һәм алар дәвамлы булсын".

Чарада татар археографиясе, эпиграфикасы, чыганакчылык һәм башка юнәлешләргә караган актуаль мәсьәләләр күтәреләчәк. Конференция кысаларында  С.Вахидинең тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеген яктырткан күргәзмә белән дә танышырга мөмкин.

Конференция иртәгә дә дәвам итәчәк. 20 октябрьдә Болгарга сәяхәт һәм “Болгар чорының эпитафикасын өйрәнү мәсьәләләре” буенча лекцияләр планлаштырыла.

Белешмә өчен: Сәет Вахиди (1887-1937) – тарихи язма чыганаклар, кулъязма документлар туплау эше белән танылган тарихчы, археограф, педагог. Күп санлы археографик эзләнүләр барышында, 1912 елда ул Казан ханы Сәхиб-Гәрәй ярлыгын табып тикшерә. Шулай ук, экспедицияләр вакытында татар авылларына кагылышлы мәгълүматлар туплый. Араларында Казан ханлыгы чорына кагылышлы, халык телендә сакланып калган легендалар да бар.