Зәй шәһәре мәктәпләрендә автокласслар ачыла

Анда 120 укучыга белем алу мљмкинлеге тудырылачак

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мәктәп укучыларының дәресләрдән соң буш вакытын файдалы шөгыльләргә сарыф итү өчен район җитәкчелеге төрле чаралар күрә. Быелгы уку елында, XI сыйныф укучыларының күп санлы сорауларын исәпкә алып, шәһәрнең өч мәктәбендә автокласслар ачыла. Анда 120 укучыны укыту мөмкинлеге тудырыла, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”.
6нчы мәктәп базасындагы автокласста белем алырга 30 укучы теләк белдергән. Укытуны “РОСТО-ДОСААФ”ның шәһәр оешмасы үз өстенә алган. Идарә рәисе Рәис Галиев әйтүенчә, республика Министрлар Кабинеты тарафыннан 2009 елның августында барлык гомумбелем бирү учреждениеләрендә автокласслар ачу турында карар кабул ителгән. Шуның кысаларында хөкүмәт махсус 200 машина биргән.
–Мөмкинлектән файдаланып, без дә район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәпләрдә автокласслар ачу эшенә керештек. 1нче һәм 6нчы мәктәпләрдә, татар гимназиясендә укыту өчен махсус класслар җиһазландырылды. Балаларның әти-әниләре белән сөйләшеп, бүгенге көндә 60 кеше белән килешү төзелде, – ди Рәис Галиев.
“В” категорияле машина йөртүче таныклыгы алу өчен укучылар 9 ай дәвамында теоретик һәм практик дәресләр үтәчәк. Курслар 11 мең сумга төшә, шуның 30 процентын алдан түләргә кирәк, ә калган өлешен уку дәвамында аз-азлап түләргә мөмкин. Әти-әниләр түләгән акчаның 13 процентын кайтарып алырга хокуклы.
6нчы мәктәптә автокласс ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова һәм мәгариф бүлеге башлыгы Рафаил Кәрамов катнашты. Алар укучыларга төп фәннәргә зыян китермичә, күңелләренә ошаган һөнәрне үзләштерүдә уңышлар теләде.