news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәре укучылары арасында мәктәп советына сайлаулар үтә

Укучылар сайлаулары өлкәннәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Комиссия әгъзалары мәктәп мөһере белән бюллетеньнәр әзерләгәннәр. Аларны салу өчен савытлар һәм тавыш бирү өчен кабинкалар да булдырган.

Чаллы шәһәре укучылары арасында мәктәп советына сайлаулар үтә
"Шәһри Чаллы"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Бүген Яр Чаллы шәһәре укучылары арасында мәктәп советына сайлаулар үтә. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә.

Бүген шәһәребезнең 66 мәгариф учреждениесендә укучылар арасында да сайлаулар уза. Анда 1-11нче сыйныф егет һәм кызлары мәктәп советына спикерлар өчен тавыш бирә. Балалар да өлкәннәр кебек, сайлау алдыннан үз программасын яклаган.

50нче мәктәптә, мәсәлән, өч кандидат спикерлыкка дәгъва кыла. Алар: 11нче сыйныф укучысы — Алексей Омельченко һәм 8нче сыйныф укучылары — Сафина Хафизова белән Алсу Шакурова. Сайлау алдыннан дебатлар булган. Һәр укучы кандидатларның программасы белән танышкан. Мисал өчен, берсе дискотекалар оештыруны вәгъдә итсә, икенчесе КВН командасын булдырырга тели, өченчесе: «Шимбә көннәрне булса да ирекле форма кертер идем», — ди.

Балалар бик актив, үзләренең тавышларын бирергә дип, тулы сыйныфлары белән дә килүчеләр бар. Самира Насыйбуллина белән Алинә Әхтәмова 7нче сыйныфта укыйлар. «Без сайлауларга ел саен киләбез, үзебезгә ошаган кандидат өчен тавыш бирәбез. Безнең тавыш бик мөһим, чөнки алга таба кем үтәчәген үзебез хәл итәбез», — ди кызлар.

Рамил Габдрахманов 9 сыйныфта укый. Былтыр ул да спикерга кандидат булган, быел сайлау комиссиясе әгъзасы. «Спикер булу җаваплы да, кызыклы да. Син мәктәбең һәм укучылар өчен файдалы эшләр башкарасың, аларга ярдәм итәсең», — ди ул.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Низамова сүзләренчә, әлеге сайлау барышы турындагы мәгълүматны алар сәгать саен укучыларның шәһәр советына тапшыралар.

Әйтергә кирәк, укучылар сайлаулары өлкәннәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Комиссия әгъзалары мәктәп мөһере белән бюллетеньнәр әзерләгәннәр. Аларны салу өчен савытлар да, кереп тавыш бирү өчен кабинкалар да булдырган. «Бер сәгать эчендә 220 ләп бала тавыш бирде. Мәктәптә барлыгы 966 укучы укый. Сайлауга килүчеләр саны күп булыр дип ышанабыз. Башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләре, әбиләре белән килә», — ди Алсу Низамова.

Балалар сәгать көндезге 12гә кадәр сайлаячак. Аннан соң тавышларны санау булачак. Иң күп тавыш җыйган кандидат мәктәп спикеры була һәм шәһәр советына керә. Аннан соң килүче ике укучы мәктәп депутаты булып билгеләнә һәм белем йортының җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп ителәчәк, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100