news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә республика данын Светлана Байкиева яклаячак

Светлана Байкиева үз нәселенең укытучылык династиясе 365 ел булуын әйтте.

«Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә республика данын Светлана Байкиева яклаячак
Владимир Васильев

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала. Бөтенроссия бәйгесендә республика данын рус теле укытучысы Светлана Байкиева яклаячак.

Светлана Байкиева Мамадыш шәһәренең 1 нче мәктәбе укытучысы. Татар кызы. Педагогик стажы 20 ел.

«Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен Татарстан Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин котлады.

Светлана Байкиева конкурс финалының яңа мәгариф министрының беренче эш көнендә туры килүен билгеләп үтте. «Министр булып мәгариф кешесе килүе сөенеч», — диде ул.

«Безнең эш нәтиҗәләре тиз генә күренми, әмма без аны күрәчәкбез. Бу бәйдә без көрәшмәдек, без бары тик тәҗрибә генә уртаклаштык», — диде ул сәхнәдән.

Светлана Байкиева журналистлар белән аралашканда үз нәселенең укытучылык династиясе 365 ел булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100