ТДГПУда Төркия консулы Әхмәт Эрген белән очрашу булды

Ул «Hitit» дип исемләгән төрек теле дәреслеген тәкъдим итүгә багышланган иде
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында Төркия консулы Әхмәт Эрген белән очрашу булды. Ул «Hitit» дип исемләгән төрек теле дәреслеген тәкъдим итүгә багышланган иде, дип хәбәр итә вузның рәсми сайты.
Очрашу вакытында ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов, консулны сәламләп, үз җитәкләгән вузның Төркия белән күптәннән хезмәтәшлек иткәнлеген, алга таба да киңәшләшеп эшләргә ниятләр барлыгын хәбәр иткән. Әхмәт Эрген үз чиратында үзенең бу килүе яңа ректор белән танышу максатыннан булуын әйткән.
Очрашуда шулай ук вузның яшьләр сәясәте һәм тышкы элемтәләр буенча проректоры В.З.Закирова, көнчыгыш телләр факультеты деканы В.Н.Хисамова, халыкара бүлек башлыгы Т.А.Шәйхуллин, тәрбия эше һәм тышкы элемтәләр үзәге директоры Ф.М. Гәрәев катнашкан.