Казан лицее укучысы Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында җиңде

Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина да "алтын" яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова "көмеш" медаль алды.
(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Казанның IT-лицее укучысы Анна Седова XVIII Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Ярышлар 2019 елның 10-15 август көннәрендә Кытайның Ухань шәһәрендә узды. Ике тур эчендә укучылар Халыкара математика олимпиадасы дәрәҗәсенең 8 мәсьәләсен чиште.Анна Седовадан тыш, Россия җыелма командасы составында "алтын"ны Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова "көмеш" медаль алды. Команда белән МФТИның дискрет математика кафедрасы ассистенты Михаил Григорьев җитәкчелек итте, диелә хәбәрдә.