Казан федераль университеты абитуриентларны Интернет аша мәгълүмат белән тәэмин итүдә лидер булып танылды

РФ Иҗтимагый палатасы Россия дәүләт вузларының кабул итү кампаниясен ничек уздыруы мәсьәләсе буенча 18 июньнән 12 июльгә кадәр тикшерү үткәрде

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”). РФ Иҗтимагый палатасы Россия дәүләт вузларының кабул итү кампаниясен ничек уздыруы мәсьәләсе буенча 18 июньнән 12 июльгә кадәр тикшерү үткәрде. Тикшерүгә 504 университет һәм Ломоносов исмендәге Мәскәү дәүләт университетының 33 факультеты эләкте.
Мониторинг вакытында Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча кабул итү белән шөгыльләнгән югары уку йортлары сайтларына бәя бирелде. Вузларның рейтингын төзегәндә аларның сайтларындагы абитуриентларга кирәкле мәгълүматның төрлелеге исәпкә алынган.
Нәтиҗәдә лидерлыкка, 135 балл җыеп, 27 вуз чыккан. Алар арасында Казан федераль университеты, МГИМО, Санкт-Петербург дәүләт политехника университет, РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс академиясе һ.б. бар.