ТРның 11 яшь таланты Россия Президенты грантын алачак

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы грант алачак талантлы 886 егет һәм кыз исемлеген раслады.
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2008 елда “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме алачак талантлы яшьләр арасыннан беренче 886 кеше исемлеген раслады.
Министрлыкның әлеге боерыгы нигезендә, Россиянең төрле төбәкләреннән 304 яшь талант – Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадалар һәм конкурсларда җиңүчеләр үз шәхси счетларына – 60 мең сум, ә 582 кеше 30ар мең сум премия алачак.
Талантлы яшьләр арасында 11 татарстанлы бар. Алар – “Киләчәккә бер адым” Россия фәнни-социаль программасы кысаларында укучы яшьләр олимпиадаларында җиңүче Фәридә Әхмәтҗанова (Әлмәтнең 2нче лицее); “Фәнни потенциал - XXI” укучылар һәм студент яшәләрнең Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында җиңүче Андрей Галухин (Бутлеров исемендәге химия институты); балалар өстәмә белем бирү учреждениесендә укучылар арасында Бөтенроссия фәнни экологик-биология олимпиадасында җиңүче Аннан Гарнышева (“Яшь натуралист”, Түбән Кама); Россия Яшьләр кышкы олимпиадасы җиңүчесе Денис Исайкин (Үзәк спорт клубы, Казан).
Моннан тыш, бәхетлеләр исемлегенә Киләчәккә бер адым” Россия фәнни-социаль программасы кысаларында узган олимпиадаларда җиңүче Алексей Казаков (Бөгелмәнең 2нче лицее); Бөтенроссия студентлар олимпиадасында җиңүче Гөлнара Мансурова (КДУ); Россия Яшьләр кышкы олимпиадасы җиңүчесе Иван Панин (Алабуга дәүләт педагогика университеты); Россия Яшьләр кышкы олимпиадасы җиңүчесе Лилия Перетурина (ТДГПУ); Федераль элемтә агентлыгының урта профессиональ белем бирү программасы буенча укучы уку йортлары студентлары арасында мәгълүмат технологияләре буенча олимпиадада җиңү яулаган Булат Шаһиәхмәтов (Казан электр элемтәсе техникумы) кергән.
Грантка шулай ук Бөтенроссия студентлар олимпиадасында җиңүче Регина Шайгалләмова (КДФИИ) һәм “XXI гасыр лидеры” яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең Бөтенроссия конкурсында җиңүче Альберт Шакиров (КДУ) лаек булган.
Дәүләт ярдәмен алучылар исемлеге федераль дәрәҗәдә октябрь азагына кадәр, ягъни олимпиадаларның һәм конкурсларның нәтиҗәләрен чыгару барышында расланачак.
Искәртеп үтәбез, талантлы яшьләргә ярдәм йөзеннән премияләр Россия Федерациясенең 14-25 яшьлек гражданнарына – Халыкара, Бөтенроссия, төбәк олимпиадаларында һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм аларның призерларына бирелә. Илкүләм проектны гамәлгә ашыры башлаганнан алып, ел саен федераль бюджет Россиянең 5 меңнән артык талантлы егетен һәм кызын бүләкләү өчен 200 миллион сумнан артык акча бүлеп бирә.