Казанда шәһәркүләм “Соңгы кыңгырау” беренче тапкыр ачык мәйданда узачак

Башкала мэры балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә аеруча таләпчәнлек күрсәтте

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан урта гомумбелем бирү учреждениеләрендә бу атнада “Соңгы кыңгырау” чыңлаячак. Аерым алганда, 2013/2014 уку елында дәресләр 1 нче сыйныфларда 23 майда, 9 һәм 11 нче сыйныфларда уку 24ендә, калган сыйныфларда 31ендә төгәлләнә. Шул рәвешле, 23 майда 5 меңнән артык 11 нче сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр һәм тантаналы чылтырый.

Бүген Казан каласы җитәкчселегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин шул чарага игътибарны юнәлтеп, Казанда соңгы вакытта һәр елны уздырыла торган шәһәркүләм тантана мәсьәләсендә ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, 23 май иртәсендә барлык мәктәпләрдә дә “линейка”лар, тантаналы чаралар үткәрелә. Казанда шәһәркүләм “Соңгы кыңгырау” беренче тапкыр ачык урында - “Kazan-Arena” футбол стадионы янындагы мәйданда узачак, дип игълан итте Илсур Һадиуллин.

Җыеп кына әйткәндә, 23е көнне 5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, мәктәп администрацияләре, 251 сыйныф җитәкчесе, ата-аналар, беренче тапкыр буларак, Суворов училищесы кадентлары “Kazan-Arena” янында тантанада катнаша. Тантанада “Озын тәнәфес”/”Большая перемена” фестиваленда җиңүчеләр бүләкләнә, “Киләчәккә караш” дип аталган рәсем күргәзмәсе була. Барлык мәгариф учреждениеләрендә дә шәһәр урамнарында, җәмәгать транспортында суда үз-үзеңне куркыныч янамаслык итеп тотуны пропагандалау буенча чаралар уздырыла, дип сөйләде мәгариф идарәсе башлыгы.

Бу җөмләдә мэр Илсур Метшин “Соңгы кыңгырау” шәһәркүләм тантанасы барышында балалар иминлеге тәэмин ителеше мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Башкала эчке эшләр идарәсе башлыгы Валерий Красильников исә, стадион тантанага кадәр 2 сәгать алдан этләр белән кинологлар тикшерәчәк, балалар һәм бәйрәмдә катнашучылар иминлеге сагына 600дән артык полиция хезмәткәре, юлларга өстәмә 20 патруль хезмәте экипажы билгеләнә, суда бернинди чара уздырылмаса да, сулыклар да контрольда тотылачак, дип вәгъдәләде.

Шәһәркүләм “Соңгы кыңгырау” беренче тапкыр ачык мәйданда үткәрелә, ә бит бу карап тикшерү ягыннан иң куркынычсыз мәйданчык, дип саный И.Метшин.