Бу җәйдә 27,6 мең казанлы оешкан төстә ялга китә

Җәен шуның кадәр мәктәп баласы 4 төрле лагерьда физик һәм интеллектуаль көч җыячак

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел җәйге каникулда Казанның 27,6 меңләп (былтыр – 26 мең 782) мәктәп-гимназия укучысы 4 төрле лагерьда физик һәм интеллектуаль көч җыячак. Аерым алганда, 134 мәктәп яны лагеренда 13 мең бала ял итә, 133 хезмәт һәм ял лагеренда - 1,6 мең, палаткалардан торган 3 лагерьда – 500, шәһәрдән читтәге стационар 24 лагерьда (аларның 14е – муниципаль, 10сы – предприятиеләр һәм оешмалар лагерьлары) – 12,5 мең. Җыеп кына әйткәндә, барлыгы 86 смена эшләячәк. Муниципаль лагерьларга юлламалар 27 майдан бирелә башлый. Шәһәр янындагы муниципаль лагерьларыннан беренче сменаны беренче булып 1 июньнән “Заречье” лагере башлый, 5ендә - “Юнитур”, “Березка”, “Восток”, 6 июньдә – “Молодежный”, “Нармонка”, 7сендә – “Огонек”, “Спутник”, “Пионерия Татарстана”, 9 июньдә – “Бригантина”.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты башлыгы Сергей Миронов балалар ялының яңа сезонына әзерлек, балалар ялын финанслау һәм юллама бәяләре, лагерьларда оештырыласы зур чаралар, аларның эш юнәлешләре хакында бәян итте.