420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Алабуга районына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 50 планшет кайтты. Аларны шәһәр һәм авылдагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә бирделәр. Бу – “Татарстан Республикасында мәгариф үсеше стратегиясе” программасы тормышка ашуның бер этабы.
Быел бу программа кысаларында райондагы балалар бакчалары ноутбуклар һәм проекцион техника алган иде инде, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” басмасы.